ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

Ел башыннан Татарстан Росреестры 64 000 артык ипотека килешүе теркәгән. Шулай ук 6 ай эчендә 8722 өлешләп катнашу килешүләре теркәгән, узган ел бу күрсәткеч  6644 булган.


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

12 июль көнне "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге районның "Романтик" балалар ял лагерында булып, "Начар гадәтләр" темасына әңгәмә оештырды. 

Әлеге әңгәмә барышында алкоголь эчемлекләрнең сәламәтлеккә һәм организмга зыяны, киләчәк буынга йогынтысы турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Мондый чаралар яшүсмерләргә һәм  балаларга тәрбияви яктан мәгълүмат бирү, хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмый калу ягыннан оештырыла. 

Бу чарада лагерда эшләүче хезмәткәрләр һәм 75 бала катнашты. Очрашу хөрмәтенә истәлек бүләкләре бирделәр, актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. 

1 урын - Илфар Әүхәдиев,

2 урын – Маркин Давид;

3 место – Чумаков Айдар.

17 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлегендәге җил булуы ихтимал.

 

14нче июль көнне Кариле авылында "Ваш доктор" медицина үзәге рәсми рәвештә ачылу тантанасы булды. Әлеге чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты, үзенең ихлас теләкләрен ирештерде. Бу объектның шушы  җирлектәге халыкка һәм райондашларга игелек китерүен теләде. 

 

15 июль көнне районыбызда Бөрбаш авылында XI Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе үткәрелде. Әлеге мәртәбәле бәйрәмдә Сабантуй кунакларын  Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев,  Татарстан Президентының мәдәният Фонды директоры Нурия Хәшимова,  районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Салихов һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин котлады. 

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең котлавында балаларны Россиянең киләчәге, дип атады. “Халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, булдыклылыгын, татулыгын чагылдыра торган үзебезгә генә хас булган татар халкының милли бәйрәме – мөселман балалары Сабан туе. Кадерле балалар, сез бүген көчтә, җитезлектә, тапкырлыкта үзегезне сынарсыз, яңа дуслар табарсыз. Сез – безнең илебезнең киләчәге. Илебезнең, республикабызның, районыбызның тагын да матуррак яшәве өчен төрле милләт халыкларының, төрле дин вәкилләренең дус һәм тату яшәве бик мөһим. Без бу сыйфатларны үзебезнең балаларыбызда тәрбияләп, саклап, киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Үзебезгә хас булган, әби-бабаларыбыздан калган традицион ислам дине кануннарында тормыш итеп, балаларыбызны тәрбияләп, матур итеп яшәргә насыйп булсын. Без бергә һәм бердәм булганда гына уңышларга ирешәчәкбез”, - диде Рамил Нотфуллин.

15 июль көнне Балтач районы Бөрбаш авылында үткән Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе батыры булып Көектән Айзат Гәрәев танылды. Абсолют батырга көрәшнең төп призы – скутер тапшырылды. Ветеран көрәшчеләр арасында тәкәне РСФСРның спорт мастеры Бөрбаштан Рафис Шәрифуллин алды.

Җиңүчеләр исемлеге:

36 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында:

16 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 17-22 м/с тизлегендәге җил булуы ихтимал.

Кайбер районнарда томан булуы мөмкин.


13
июль, 2018 ел
җомга

"Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге Норма урта мәктәбенең "Романтик" җәйге лагерына йөрүче балалар белән  “Тәмәке тартуга каршы көрәш көне” уңаеннан  “Тормыш  начар гадәтләрдән башка” дигән исем астында стена газетасы чыгаруны һәм буклетлар ясауны оештырды. Мондый төр тематик чаралар тәрбияви яктан балаларга яхшы тәэсир итә, яшьләр арасындагы начар гадәтләрне булдырмау өчен профилактика эше булып тора.

 Әлеге чарада лагерьның начальнигы Э.Абдуллина, педагог-оргнизатор А.Галимҗанова, музыка җитәкчесе Ф.Кәримова һәм 100 бала катнашты. Актив катнашкан балаларга истәлек бүләкләре, “Форпост” үзәге исемннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

14 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлегендәге җил булуы ихтимал.

Кайбер районнарда томан булуы мөмкин.

12 июль көнне районның иҗтимагый Советы әгъзалары район җитәкчелеге белән капиталь ремонт бара торган объектларда кабаттан рейдларда булдылар. Балтач гимназиясендә һәм бистә үзәгендәге Нариман 43нче йорт адресы буенча  урнашкан күпфатирлы йортта барган капиталь ремонт эшләре белән таныштылар. Күчмә киңәшмә эшчәнлегендә район башлыгы ярдәмчесе,  районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Энҗе Гарипова, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров,  район төзелеш һәм архитектура, торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев әлеге объектларда булып, төзелеш эшләренә карата үз фикерләрен белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International