Мөселман балалар Сабан туе батыры – Айзат Гәрәевка бүләк – скутер!

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

15 июль көнне Балтач районы Бөрбаш авылында үткән Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе батыры булып Көектән Айзат Гәрәев танылды. Абсолют батырга көрәшнең төп призы – скутер тапшырылды. Ветеран көрәшчеләр арасында тәкәне РСФСРның спорт мастеры Бөрбаштан Рафис Шәрифуллин алды.

Җиңүчеләр исемлеге:

36 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында:

1 урын – Линар Әүһәдиев (Алан, Балтач);
2 урын – Нияз Әскәров (Арбор, Балтач);
3 урын – Фәнзил Кәбиров (Арбор, Балтач).

50 килограммга кадәр  категориядә:

1 урын – Инсаф Габдрахманов (Саба районы);
2 урын – Раил Вәлиев (Казан, “АК Барс”);
3 урын – Кәрим Ногъманов (Әтнә районы).

65 килограммга кадәр  категориядә:

1 урын – Айзат Гәрәев (Көек, Балтач);
2 урын – Инсаф Кәримуллин (Кукмара районы);
3 урын – Илгиз Галимов (Кукмара районы).

75 килограммга кадәр  категориядә:

1 урын – Данил Хәйриев (Яр Чаллы);
2 урын – Айнур Галимҗанов (Кукмара районы);
3 урын – Эмиль Мавлин (Теләче районы).

75 килограммга кадәр  категориядә:

1 урын – Булат Кәримуллин (Кукмара районы);
2 урын – Илсаф Рәфыйков (Янгул, Балтач);
3 урын – Инсаф Рәфыйков (Янгул, Балтач).

Көрәш ярышында барлыгы 85 көрәшче бил алышты.

Беренче урын алганнарга бүләк – термопод һәм конвертта 7 мең сум акча тапшырылды.

Скутер иясен үз авырлыкларында җиңүне яулаган көрәшче егетләр арасында җирәбә салу юлы белән билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International