"Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге районның "Романтик" балалар ял лагерында булып, "Начар гадәтләр" темасына әңгәмә оештырды. 

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

12 июль көнне "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге районның "Романтик" балалар ял лагерында булып, "Начар гадәтләр" темасына әңгәмә оештырды. 

Әлеге әңгәмә барышында алкоголь эчемлекләрнең сәламәтлеккә һәм организмга зыяны, киләчәк буынга йогынтысы турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Мондый чаралар яшүсмерләргә һәм  балаларга тәрбияви яктан мәгълүмат бирү, хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмый калу ягыннан оештырыла. 

Бу чарада лагерда эшләүче хезмәткәрләр һәм 75 бала катнашты. Очрашу хөрмәтенә истәлек бүләкләре бирделәр, актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International