22 августта Чепья авыл китапханәчесе, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “ Безнең байрак - горурлык һәм батырлык билгесе” исеме астында мәгълүмат сәгате уздырды.
ТР авыл хуҗалыгы җирләренең кадастр бәясен билгеләү отчет проекты
Бөек Ватан сугышында 1943 елның 23 августында Совет гаскәрләренең немец-фашистларын тар-мар иткән көне. Бу дата хәзер лаеклы рәвештә Русиянең Хәрби дан көне булып санала. Шул уңайдан, бүген – 22 август көнне районыбызның Алан авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделгани Нәҗиповка Курск сугышы тәмамлануның 75 еллык юбилее хөрмәтенә Курс өлкәсе губернаторы Александр Михайлов исеменнән рәхмәт хисләре белән язылган Котлау хаты тапшырылды.
Әлеге мәртәбәле чарада Балтач район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район хәрби комиссариаты хезмәткәре Рафаэль Шакиров, район социаль яклау бүлегенең “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин, “Бөрбаш” хуҗалыгының Алан авылы идарәчесе Таһир Хисаметдинов катнашты. Алар ветеран Гани Нәҗиповны ихлас котлап, изге теләкләрен ирештерделәр, истәлек бүләкләрен тапшырдылар.
Ветеран үз чиратында рәхмәтен белдерде. Курск дугасында барган хәрби бәрелешләрне, анда ялган яраларын сөйләп, истәлекләре белән уртаклашты.
21 август көнне Ярак -Чурма авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Рәсәй флагы- ирек билгесе” темасына рәсем бәйгесе уздырды.
Бүген Балтач районында Россия Федерациясенең Дәүләт флагы туган көне уңаеннан күңел ачу чаралары үткәрелә. Район яшьләр эше һәм спорт бүлегенә караган “Факел” яшүсмерләр клубы һәм “Хыял” яшьләр үзәге, спорт мәктәбе, мәгариф идарәсе коллективлары, социаль яклау бүлеге волонтерлары көн дәвамында төрле чаралар оештыра.
22 август көнне “Балтач” ял паркында ял итүчеләргә Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан, Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан, “Рәсәй флагы безнең горурлык” исемендә китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
22 августта бөтен ил буйлап Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көне билгеләп үтелә.
30 август көнне Балтач районында «Сабантуй» паркы янындагы мәйданда Татарстан Республикасы көне уңаеннан, традицион ат чабышы ярышлары уздырылачак.
Ярышлар 7 төрдә узачак:
- Район җирлегеннән читтә туга
24 августта 2018 елга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Республикасы суд приставлары Федераль хезмәте гражданнарны кабул итә
Язылу өчен телефон: (843) 236-41-80
22 августта сэгать 11.25 «Татарстан Радиосында» «Актуаль интервью» тапшыруы чыгачак.