Балтач районында Татарстан Республикасы көне хөрмәтенә ат чабышлары уздырыла

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

30 август  көнне Балтач районында  «Сабантуй» паркы янындагы мәйданда Татарстан Республикасы көне уңаеннан, традицион  ат чабышы ярышлары уздырылачак.

Ярышлар 7 төрдә узачак:

- Район җирлегеннән  читтә туган ярымтокымлы атлар – 1800м

-  Район җирлегендә  тәрбияләнүче ярымтокымлы  бияләр  – 1200 м.

-  Район җирлегендә тәрбияләнүче  ярымтокымлы  айгырлар – 1800 м.

- Татарстанда туган чиста токымлы бияләр – 1200 м.

- Татарстанда туган чиста токымлы  айгырлар – 1800 м.

- Татарстаннан читтә туган чиста токымлы атлар – 1800 м.

- Район җирлегендә тәрбияләнүче гарәп атлары – 1200м.​

Ярышка теркәлү вакыты  9.00 – 10.30 сәгатьләрдә, ә ярышларга старт  10.30да биреләчәк.

Ярышларда катнашу өчен атның паспорты, нәселдәнлек (токымны ачыклаучы) таныклыгы, ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе булу шарт.

Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:
• саклагыч шлем (каска);
• паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
• 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.

Хөрмәтле райондашлар, Сезне бәйрәмгә чакырып калабыз!!!

Рәхим итегез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International