22 августта Чепья авыл китапханәчесе, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “ Безнең байрак - горурлык һәм батырлык билгесе” исеме астында мәгълүмат сәгате уздырды. Чара башында Россия Федерациясе гимны яңгырады. Алга таба сүз бу истәлекле датаның тарихы, байрактагы төсләр мәгънәсе турында барды . Шигырьләр укылды. Чара ахырында тернәкләнүчеләр Россия байрагын җыю буенча аппликация ясадылар.