Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көне

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

22 августта бөтен ил буйлап Россия Федерациясенең  Дәүләт байрагы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Безнең байрак - горурлык һәм батырлык билгесе” исеме астында чара уздырылды. Бәйрәмне Чепья авылы китапханәсенең бүлек мөдире Зиятдинова Залия Фәләхетдин кызы алып барды.Чара башында Россия Федерациясе гимны яңгырады. Алга таба Зиятдинова Залия Фәләхетдин кызы бәйрәмнең тарихын,әлеге көнгә багышланган байрактагы төсләр мәгънәсен аңлатып китте.Тернәкләнүчеләр Россия байрагын җыю буенча аппликация ясау бәхетенә ирештеләр. Әлеге чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, лаеклы ялдагы өлкәннәребезнең белем дәрәҗәсен киңәйтә, туган илгә мәхәббәт тәрбияли.

Шулай ук “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре җитәкчелеге астында “Волотер” үзәге активистлары “Россия Флагы” дип исемләнгән акция уздырдылар. Алар район халкын бәйрәм белән котладылар һәм Россия Федерациясе әләмнәрен, тасмаларын тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International