«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерү буенча «Россия бөркете» Бөтенроссия программасы тормышка ашырыла, ул районыбызның 1360тан артык башлангыч сыйныф укучысын берләштерә һәм аларның актив гражданлык позициясен формалаштыра, иҗади үсешкә ярдәм итә. Әлеге программа-актив һәм социаль җаваплы гражданнарны тәрбияләү өчен бөтен ил буенча мәктәпләрдә гамәлгә кертелә торган гамәли корал.