Волонтер көнен "Белем"белән бергә билгеләп үтәбез

2025 елның 5 декабре, җомга

   

Ел саен 5 декабрьдә Россиядә Россия Федерациясе Президентының «ирекле (Волонтер) көне турында»2017 елның 27 ноябрендәге 572 номерлы Указы нигезендә иреклеләр (Волонтер) көне билгеләп үтелә.

  Ирекле хәрәкәт социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда гражданнарның ирекле рәвештә түләүсез катнашуына нигезләнгән. Хәрәкәт иҗтимагый тормышның төрле якларын колачларга мөмкин һәм граждан җәмгыятенең мөһим өлешләреннән берсе булып тора.

  Смәил, Балтач мәктәпләре, Карадуган һәм Балтач гимназияләре директорларының тәрбия буенча киңәшчеләре (Газимова Гөлфиза Нургаяз кызы, Зәйнуллина Гөлназ Камил кызы, Гаврилова Лилия Юрьевна һәм Шакирова Гөлфия Мөдәррис кызы) үз мәктәпләрендә «гамәлдә яхшылык: ничек үзгәрешләрнең бер өлеше булырга»дигән лекция үткәрделәр.
  Киңәшчеләр, «россия Белем җәмгыяте» мәгърифәтчелек оешмасы лекорлары буларак, Халыкара иреклеләр көненә посция багышладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International