Район мәдәният үзәгендә Иң яхшы укытучыларны һәм талантлы укучыларны хөрмәтләделәр

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, район мәдәният үзәгендә, үз хезмәт үрләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган укытучыларыбызны һәм фән нигезләрен ныклап үзләштергән, төрле бәйгеләрдә йолдыз булып кабынган укучыларыбызны хөрмәтләү тантанасы – традицион  «Талантлар фестивале - 2026» узды.

 

Тантана барышында укытучыларга намуслы хезмәтләре, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге фидакарьлекләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларның һәркайсы — үз эшенең остазы, балаларга белем дөньясының ишекләрен ачучы, аларны олы тормыш юлына әзерләүче мөхтәрәм затлар. Укытучыларыбызның уңышлары – ул еллар дәвамында куелган тырышлык, сабырлык һәм мәхәббәт нәтиҗәсе.

 

Ә инде укучыларыбыз – аларның горурлыгы. Фән нигезләрен тирәнтен үзләштереп, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, спортта югары нәтиҗәләр күрсәтеп, алар үзләренең сәләтле, максатчан булуын раслады. Аларның җиңүләре – укытучыларның гына түгел, ә ата-аналарның, туганнарның да зур шатлыгы.

 

Бүләкләү тантанасы барышында иң-иңнәргә Балтач муниципаль районы башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International