20 нче май көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә җинүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Фестиваль мәктәп, район, зона һәм республика турларын үз эченә алып, 2026 нчы елныӊ январеннән май аена кадәр дәвам итте.
Тантаналы чарада Балтач районы мәгариф оешмалары коллективлары да бүләкләнде. Норма урта гомуми белем мәктәбенең театр коллективы 1 нче урынга лаек булды. Җитәкчеләре: Хафизова Рушания Фарух кызы, Кәримова Фәридә Рәфәгать кызы. Балтач гимназиясе һәм 4 нче балалар бакчасы театр коллективлары фестивальнең лауреатлары буларак бүләкләнделәр. Җитәкчеләре: Хәкимҗанова Алсу Илдар кызы, Шәрипова Равилә Равил кызы Ибраһимова Илсөяр Галимулла кызы, Галиәхмәтова Ильмира Ирек кызы, Абдуллина Эльвира Садыйк кызы. Кече Лызи балалар бакчасының театр коллективы рәхмәт хатына лаек булды. Җитәкчеләре: Васильева Рәмзия Сәлим кызы, Галимуллина Ольга Николаевна. Барлык җиңүчеләргә Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең кыйммәтле бүләкләре, дипломнар тапшырылды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә дә иҗади уңышлар телибез!