«Ватанны саклаучылар» елы кысаларында Балтач районы “Наз” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре көндезге төркемдә катнашучылар өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены үткәрделәр.
2025 елның 21 февраль көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чараның максаты-яшьләргә патриотик тәрбия бирүне һәм паспорт алучы яшүсмерләрнең аңында «Рәсәй гражданы» төшенчәсенең әһәмиятен арттыру, аларның гражданлык позициясен формалаштыру һәм яшьтән үк илнең мөһим мәсьәләләренә җәлеп итү.