Балтач муниципаль районының укучылары Ватанны саклаучылар көне алдыннан беренче паспортларын алды

2025 елның 21 феврале, җомга

2025 елның 21 февраль көнендә  Балтач районы ГХАТ бүлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чараның максаты-яшьләргә патриотик тәрбия бирүне һәм паспорт алучы яшүсмерләрнең аңында «Рәсәй гражданы» төшенчәсенең әһәмиятен арттыру, аларның гражданлык позициясен формалаштыру һәм яшьтән үк илнең мөһим мәсьәләләренә җәлеп итү. Яшь паспорт ияләренә район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач районы “Беренчеләр хәрәкәте” җитәкчесе Әлфия Такиева, «Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы һәм чик сакчылары» республика ветераннар оешмасының төбәк җитәкчесе Шәүкәт Гаязов матур теләкләрен җиткерделәр. Балаларга мөһим документны район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды. Үзенең котлавында ул:“ Рәсәй гражданы булу – бөек илнең бер өлеше, героик үткәннең варисы, бүгенге көндә актив катнашучы булу һәм киләчәкне булдыру, илебезнең үсешенә һәм чәчәк атуына үз өлешен кертү дип”- билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International