«Ватанны саклаучылар» елы кысаларында Балтач районы “Наз” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре көндезге төркемдә катнашучылар өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены үткәрделәр.
Җитезлек, осталык, тизлек һәм кыюлык катнашучыларга барлык станцияләрне уңышлы узарга ярдәм итте.
Барлык катнашучылар да онытылмаслык хисләр һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алды.