Хәйрия концерты

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

2017 нче елның 16 нчы февралендә “Арттерапия” социаль программасы кысаларында «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә Римма Гарапшина җитәкләгән районыбызның Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “Сүнмәс дәрт” исемле ветераннар клубы һәм язучы - Мәгмүрә Хөрмәтуллина катнашында хәйрия концерты булып узды. Тернәкләнүчеләнер  әлеге чара чын-чынлап җыр-моң дөньясына алып керде. Яңгыраган һәр җыр, шигырь өчен тамашачылар катнашучыларны көчле алкышларга күмделәр. Концерт азагында өлкәннәребез рәхмәт йөзеннән башкаручыларга теләк-тәкъдимнәрен җиткерергә ашыктылар.

Әлеге шатлыклы чаралар тернәкләнүчеләргә күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте өсти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International