Бүген Бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы башланды. Районыбызның 11 нче сыйныф укучылары беренче сынауларын тапшыра.
Бүгенге көндә укучыларыбыз тарих, химия һәм рус әдәбияты фәннәреннән белемнәрен сыный:
- Химия фәненнән — 23 укучы;
- Тарихтан — 15 укучы;
- Рус әдәбиятыннан — 7 укучы.
Балтач районы мәгариф идарәсе һәм барлык укытучылар исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар, ныклы белем, түземлек һәм имтиханнарны югары балларга тапшыруларын телибез! Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! 📚✨