Бүген Балтач район Советының X утырышы узды

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Балтач район Советының X утырышы узды

Көн тәртибенә районның социаль-икътисади үсеше һәм норматив-хокукый җайга салу мәсьәләләре кертелде.

Түбәндәге төп темалар каралды:

1. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль юл фонды бюджет ассигнованиеләрен формалаштыру һәм куллану тәртибенә үзгәрешләр кертү турында.      
2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.     
3. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә җирләрне җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында. 
4. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2025 елга  муниципаль мөлкәтен (күчемле мөлкәтен)   хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турынада.
5. 2027 елга һәм 2028, 2029 еллар план чорына муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән алыштыруны килештерү турында. 
6. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының мактаулы гражданы» исемен бирү турында.
7. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы» исемен бирү турындагы тәкъдимнәрне карау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү хакында.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International