Җир эшләгәнне ярата, тормыш-көнкүрештә нинди генә вәзгыять саклануга, һава торышының вакытлы-вакытсыз көйсезләнүенә, җәйге челләләргә, көзге яңгырларга да яраклашырга өйрәнгән игенче-механизаторлар өчен «кызу урак өсте» җитте. Язгы кыр эшләре белән башланып киткән әлеге чор сүлпәнлекне кичерми, сузылып йөрер чаклар артта калды, районыбызда терлек азыгы хәзерләү чорына старт бирелде.
Алда төп бурыч — күпьеллык үлән культураларыннан терлек азыгы әзерләү. Сусыл печәннең терлекләр өчен файдалы үзлекләрен югалтканчы, аны вакытында һәм кызу темплар белән җыеп алуны оештыру зарур. Күмәк хуҗалыкларда терлекләрне уңышлы кышлату өчен кимендә ел ярымга җитәрлек азык запасы булдыру таләп ителә һәм әлеге бурыч һичшиксез үтәлергә тиеш.
«Татарстан» хуҗалыгында тритикале культурасыннан терлек азыгы хәзерләүгә керештеләр, сенаж базларында эш кайный.
Башлаган эшләр уң булсын! Басу-кырларда хезмәт куючыларга хәерле, бәрәкәтле хезмәт көннәре телибез!