Коткару часте янгын сүндерүчесе кем ул һәм ул нәрсә белән шөгыльләнә?
«Хыял» яшьләр үзәге «Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 110 нчы янгын часте»федераль дәүләт казна оешмасына экскурсия үткәрде. Балалар чын геройларның эше белән танышып кына калмадылар, коткару часте янгын сүндерүчесе кем икәнен һәм аның көн саен нәрсә белән шөгыльләнүен дә белделәр.
Коткару часте янгын сүндерүчесе-ул янгыннарны сүндереп кенә калмый, ә кешеләрне һәм хайваннарны уттан, өемнәрдән, су баскан биналардан һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән дә коткара торган белгеч. Аның эше физик көч кенә түгел, батырлык, чыдамлык, тиз арада карарлар кабул итү һәм командада эшләү таләп итә.
110 нчы янгын часте хезмәткәрләренә хезмәтләре, батырлыклары һәм эшкә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт!"экскурсиядә катнашучылар тәэсирләре белән уртаклашалар.
Әгәр сиңа янгын сүндерүче һөнәре турында күбрәк белергә яки мондый чараларда катнашырга кызык икән - «Хыял»МЦ яңалыкларын күзәтеп тор!