Чын дус – үсәргә һәм камилләшергә ярдәм итүче. Акыл белән куллансаң, китап та, интернет та шундый дуслар була ала. Файдалы булсын өчен һәм тискәре яклардан качу өчен ике мәгълүмат чыганагын да дөрес куллану мөһим. 13 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Норма урта мәктәбе укучылары кунакта булдылар. Балалар китапханә белән танышытылар, «Китап һәм Интернет» дип аталган информ-минуткада катнаштылар. Китапханәче китапның белем чыганагы гына түгел, ә һәрвакыт янәшәдә булган тугры дус икәнлеген, ә интернетның игътибар һәм аңлы якын килүне таләп итә торган көчле корал икәнлеген аңлатты.