Районда күп балалы яңа гаиләләрне котладылар һәм таныклыклар тапшырдылар

2026 елның 15 мае, җомга

Район мәдәният үзәгендә озын гомерле күркәм гаиләләр белән бергә шушы көннәрдә генә күпбалалы гаилә статусына ия булган гаиләләр дә хөрмәтләнде.

 

Бәйрәм чарасында күптән түгел генә дөньяга аваз салган сабыйлар - Назгөл һәм Алиянең әти-әниләре Яңгулдан Гөлназ һәм Марат Әшрафҗановлар, Нормадан Лилия һәм Алмаз Гатауллиннар гаиләләренә "Күпбалалы гаилә" таныклыгы тапшырылды.

 

Район башлыгы әлеге гаиләләрне котлап: Сабыйларыгызга бик матур, мәгънәле матур исемнәр кушкансыз. Алар үз исемнәренә тугры калып, исемнәре җисемнәрен, үзләрен бизәсен. Бәйрәмебезнең олы кунаклары- юбилярларыбыз кебек гаиләләрегез ныклы, бәхетле булсын!-дигән теләкләрен җиткерде.

 

Сүз уңаеннан, Россиядә, аерым алганда Татарстанда һәм безнең районыбызда да «Гаилә» милли проекты уңышлы тормышка ашырыла.
«Гаилә» милли проекты гаиләләр өчен уңайлы шартлар тудыру, балаларның һәм өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту, мәдәниятне һәм социаль институтларны үстерүгә юнәлдерелгән. Ул гаилә кыйммәтләрен ныгытуда, яшь буынны тәрбияләүдә һәм җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклауда зур роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International