Бүген дөньядагы иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көнен билгеләп узабыз.
Гаилә – кеше тормышында иң мөһиме икәне һәркемгә мәгълүм. Гаилә кешегә мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек бирә.
Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур, диләр! Районыбызда пар канатлы булып, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр бик күп. Халыкара гаилә көне уңаеннан район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында ЗАГС бүлеге белән берлектә Зөбәрҗәт, Бриллиант туйларын билгеләп узучы гаиләләрне күркәм бәйрәм белән котлау районыбыз җирлегендә матур традициягә әйләнде.