2019 елдан башлап Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан "Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез" гаилә фестивале үткәрелеп килә. Конкурс муниципаль, зона һәм республика этапларында уза. Фестивальдә берничә буын вәкилләреннән берләштерелгән гаилә-туганлык төркеме нинди милләттән, диннән булуына карамастан, яшәү урынына бәйсез рәвештә катнаша ала.
Фестивальнең 2026 елгы муниципаль этабы бүген - 10 февральдә Балтач районының Бөрбаш авылында узды. Бәйрәм чарасында Княбаштан Зиятдиновлар һәм Югары Ушмадан Ишмурзиннар гаиләләре үз династияләрен лаеклы тәкъдим иттеләр.
Район этабында беренче урынны яулаган Ишмурзиннар гаиләсе 13 апрельдә Әтнә районында узачак зона этабында Яшел Үзән, Югары Ослан, Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле, Биектау районнары арасында Балтач районы данын яклаячак.