ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пилотсыз очкыч аппараты һөҗүм вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә.

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

❗Исегезгә төшерәбез!
Торак пунктлар өстеннән пилотсыз очкычларга очу тыела, шуңа күрә аларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күргән яки ишеткән очракта (тавышы самолетныкына охшаш), куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк 
 
⚡️ДРОН - ТОРМЫШ ӨЧЕН ЖИТДИ КУРКЫНЫЧ 
 
Пилотсыз очкыч күргәндә нишләргә? 
 🔸Ачык урыннан китеп, 112 хезмәтенә очкыч турында хәбәр итәргә, үз урыныңны әйтергә, дронны тасвирларга һам аның очыш юнәлешен күрсәтергә кирәк. 
 
⚡️Куркынычсызлык кагыйдәләре: 
 🔻Паникага бирелмәскә, башкаларны паникага салмаска! 
 🔻Куе агачлар астына качарга, алар пилотсыз очкычлар һөҗүменнән иң яхшы ышык урын булып тора. 
 🔻Транспорт чараларыннан төшеп, алардан ераграк китәргә. 
 🔻Кешеләр күп жыелган ачык мәйданчыклардан читкә китәргә.
 🔻Куркынычсыз урынга траекторияне үзгәртеп йөгерергә тырышырга! 
 🔻Куркынычсызлык өчен иң яхшы урыннар – подваллар һәм ышыклану урыннары! 
 🔻Өйдә булган очракта, подвалга төшәргә.
 🔻Үзең белән бары кирәкле документларны, акча һәм банк карталарын, дарулар, телефон өчен зарядка, алмашка кием һәм бер-ике  шешә су алырга кирәк.
 🔻Кәрәзле телефоннан файдаланмаска.
 🔻Яшеренү урыны итеп фольгадан ясалган термоодеялны кулланырга була, ул пилотсыз очкыч өчен чагылыш бирә һәм кеше барлыгын сиздермичә калдыра.
 🔻Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм чатларда урын турында мәгълүмат булган һава һөҗүменә каршы оборона системалары эшенең фотосурәтләрен яки видеоязмаларын бастыру тыела!
 🔻Әгәр дрон турыдан-туры сезгә таба оча икән, стена артында (мәсәлән, ванна бүлмәсендә) ышык урын табыгыз. Урамда вакытта машинада калмагыз, ышык урын эзләгез яки җиргә ятыгыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International