Язның шифалы, кояшлы көннәре — авыл хуҗалыгы өчен иң җаваплы һәм мөһим чор. Туфракта дым барында, кыр эшләрен югары оешканлык белән һәм мөмкин кадәр тизрәк башкару — бүгенге көннең төп бурычы.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан, «Якты юл», «Активист», «Кама», «Татарстан» хуҗалыкларында булды. Ул уҗымнарның торышын да күздән кичерде. Быел уҗымнар кышны уңышлы чыккан, бүгенге халәте яхшы.
Хуҗалыкларда игенче-механизаторларыбызның тырыш хезмәте мактауга лаек. Камалылар Amazone чәчкече белән арпа чәчсә, «Якты юл»да орлыкка суга торган мәйданнарда кукуруз чәчү бара. Сөт саву буенча алдынгы районнарның берсе буларак, кукуруз безнең өчен аеруча зур әһәмияткә ия. «Активист» хуҗалыгы язгы кыр эшләренең финиш сызыгына якынлашып килә. «Татарстан» хуҗалыгында өч агрегат эшли: Horsch Pronto 8 SW белән арпа һәм солы, ә бер агрегат белән кукуруз чәчәләр.
Барлык хуҗалыкларда да технологияләр төгәл үтәлә, эш тиешенчә оештырылган. Хуҗалыкларда сыналган тәҗрибәле игенчеләр һәм механизаторлар хезмәт куя. Сыйфат — һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Язгы кыр эшләрендә катнашучы барлык авыл хезмәтчәннәренә ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм мул уңышлар телибез! Уңышлар сезгә, хөрмәтле игенчеләр!