Районда балигъ булмаганнарның хокукларын яклау һәм иминлеге турында фикер алыштылар

2026 елның 12 мае, сишәмбе

Район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. 

Көн тәртибендәге иң мөһим мәсьәләләр — балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау, яшүсмерләр җинаятьчелеген һәм деструктив тәртипне кисәтү, балаларны медиакиңлектә хокукка каршы контенттан яклау, аутодеструктив адымнарны булдырмау, шулай ук яшүсмерләр арасында алкоголизм таралуга каршы көрәшне оештыру.

Белгечләрнең фикерләрен тыңлап, тиешле карарлар кабул ителде. 
"Балаларның иминлеге, аларның сәламәт һәм гармонияле үсеше — безнең уртак бурычыбыз. Бу юнәлештә һәркайсыбызга эшне тагын да көчәйтү  сорала,"-дип ассысызыклап узды район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International