4 февраль көнне «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җинүгә 80 ел» юбилей медале авылыбызда яшәүче ике тыл ветеранына - Хабибрахманова Равиля Гариповна һәм Фалахутдинова Фаузия Лотфулловнага тапшырылды. Бөек тарихи вакыйганың чагылышын гәүдәләндергән медальне тапшыру мизгелләрендә Балтач муниципаль районының исполком җитәкчесе Хайрутдинов Айдар Фоатович, социаль яклау булеге хезмәткәре , район хәрби комиссарыннан хезмәткәр, Сосна авыл җирлеге җитәкчесе Габдрахманов Фанил Салимович, Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Зайнуллина Люция Гаптрауфовна , мәктәпнең актив укучылары катнашты. Өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән күчтәнәч тулы пакетлар да бирелде.