Сосна җирлеге яңалыклары. Совет Утырышы

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Агымдагы елның  22 гыйнварында Сосна авыл җирлеге советы утырышы уздырылды.

Утырыш эшендә барлыгы 62 кеше катнашты:

1. 7 авыл җирлеге депутаты;

2. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирзянов Н.Н., Балтач районы прокуроры Гайнуллин И.Г., авыл жирлеге башлыгы Габдрахманов Ф.С., Балтач эчке эшләр бүлеге полициясенең участок вәкиле Н.Н.Файзрахманов, балалар бакчасы модире Хасанова А.Ф., мэктэп директоры Абдрахманов И.Г.,  мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, китапханә мөдире, клуб мөдире, ветераннар Советы Рәисе, хатын-кызлар советы рәисе, мәчет имамы һәм җирлек активы.

Утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:

1. Сосна авыл җирлеге башлыгының 2024 елдагы эш нәтиҗәләре, шул исәптән гражданнарның үзара салымнан файдалану һәм 2025 елга бурычлар турында хисабы.

2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Сосна авыл җирлегенең 2024 елгы бюджеты үтәлеше турында хисап.

3. Балтач районында Сосна авыл җирлеге территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча район программаларының үтәлеше торышы һәм полициянең участок уполномоченныеның 2024 елгы эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат.

4. Йомгаклау буенча фикер алышу хэм башка сораулар

Чыгыш ясадылар:

1. Авыл җирлеге башлыгы - Габдрахманов Р. Ф.

2. Полициянең участок уполномоченные - Фәйзрахманов Н. Н.

3. Балалар бакчасы модире – Хасанова А.Ф.

4. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары - Сабирзянов Н.Н.

5. Балтач районы прокуроры – Гайнуллин И.Г.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International