2025 нче елның 23 нче гыйнварында Смәел авыл җирлегендә дүртенче чакырылыш депутатлар сессиясе булып узды. Анда Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Галиуллина Гөлнара Миңнехәй кызы, полициянең участок хезмәткәре Мөбарәкшин Илгизәр Рашат улы, җирлек башлыгы Йосыпов Рифнур Гайнан улы, җирлек депутатлары, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Шакиров Илһам Мансур улы, мәктәп директоры, дин әһеле, староста, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Смәел авыл җирлеге халкы катнаштылар.
Сессиядә узган елга йомгак ясады, җирлек башлыгының отчеты , прокурор ярдәмчесе Г.М.Галиуллинаның чыгышы, УУП Мөбарәкшин И.Р. йомгаклау отчеты, Смәел урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Вәлиева Г.М. ның отчеты, район Советы һәм башкарма комитет эшчәнлеге турында И.С.Галимуллинның чыгышы тыңланды.