2024 нче елның 22 нче гыйнварында Урта Көшкәт авыл җирлегендә дүртенче чакырылыш депутатлар сессиясе булып узды. Анда Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Галиуллина Гөлнара Миңнехәй кызы, җирлек башлыгы Перфилов Юрий Михаил улы, җирлек депутатлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Урта Көшкәт авыл җирлеге халкы катнаштылар.
Сессия узган елга йомгак ясады, җирлек башлыгының отчетларын, прокурор ярдәмчесе Галиуллина Г.М. ның чыгышын, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Галимуллин И. С. ның чыгышы тыңланылды.