2025 ел 23 январь көнне Югары Шубан авылында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Шубан авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы булды. Утырышта түбәндәге иптәшләр катнашты: Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хайрутдинов А.Ф., Балтач район прокуроры урынбасары Низамов Д.А., җирлек депутатлары, оешма җитәкчеләре , авыл старосталары, мәктәп директорлары, детсад, клуб, китапханә, ФАП, мөдирләре, хатын-кызлар советы, ветераннар советы җитәкчеләре, участок полициясе вәкиле, авыл халкы.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Шубан авыл жирлеге башлыгының 2024 елдагы эшләгән эшләренә отчёты һәм 2025 елга куелган бурычлар.
2. Шубан авыл жирлегенең 2024 елга бюджет үтәлеше турында отчеты .
3. Участок полициясе Тухватуллин Р.Р.ның еллык эшләренә отчёты.
4. Шубан авыл мәдәният йорты хезмәткәре Фасхутдинова Р.Р. чыгышы.
5. Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Рахимзянов Х.Г. чыгышы.
6. Балтач район прокуроры урынбасары Низамов Д.А. чыгышы.
7. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хайрутдинов А.Ф.чыгышы.