2025 нче елның 21 нче гыйнварында Борнак авыл җирлегендә дүртенче чакырылыш депутатлар сессиясе булып узды. Анда Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабиржанов Наиль Нургаяз улы, Балтач муниципаль район прокуроры Гайнуллин Ильдар Гумяр улфҗирлек башлыгы Хабибуллин Шамиль Миннеахмат улы, җирлек депутатлары, мәктәп директоры, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Борнак авыл җирлеге халкы катнашты.
Сессия узган елга йомгак ясады: җирлек башлыгы отчетын, Янгул ПП Нургалиев Н.Н. йомгаклау отчетын, Янгул ветеринар пункты Гильмутдинов И.Н. отчетын тыңладылар.