2025 елның 20 гыйнварында Чепья авылында Чепья авыл җирлеге Советының хисап утырышы һәм Чепья авыл җирлеге гражданнар җыены булды. Җыенда Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н. Н., Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин А.Г. депутатлар, актив һәм җирлек халкы катнашты. Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин А.Г. Чепья җирлегендә 2024 елда башкарылган эшләр буенча хисап белән чыгыш ясады. Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе Галиев И.Н., участковый Зарипов М.Н., Чепья мәдәният йорты мөдире Демеева Е.А., Чепья өлкәннәр китапханәсе мөдире Зиатдинова З.Ф. чыгыш ясадылар. Йомгаклап Сабирҗанов Н.Н. район буенча 2024 ел хисабы белән чыгыш ясады.