Балтач районы башлыгының Белем көне белән котлавы

2024 елның 1 сентябре, якшәмбе

Кадерле укытучылар, укучылар, студентлар һәм ата-аналар!

Сезне тантаналы һәм мөһим көн - уку елы башлану көне, белемгә старт бирү көне белән чын күңелдән котлыйм! Яңа җиңүләргә, яңа ачышларга юл алырга вакыт.

1 сентябрь – һәркемгә үзенчә якын булган бәйрәм. Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ул дуслар һәм яраткан укытучылар белән очрашу, кызыклы ачышлар һәм тәэсирләр белән тулы, ә өлкәннәр өчен бәхетле балачак һәм яшьлек еллары, сабакташлар турында иң җылы хатирәләр белән бәйле.

Кадерле балалар, үз максатларыгызга омтылыгыз, талантларыгызны ачыгыз, үз хыялларыгызга ышаныгыз, белем туплагыз һәм һәр көнегезне төрледән-төрле һәм кызыклы итәргә тырышыгыз. Ихлас күңелемнән нәниләргә тырыш һәм тыңлаучан  булуларын, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәптәге соңгы елның онытылмаслык һәм уңышлы узуын телим. 

Балалар әти-әниләренең чын горурлыгы булсын, аларның һәркайсы үзләренең шәхси сәләтләрен һәм талантларын ачсын, ә сез, әти-әниләр, һәрвакыт аларга терәк булыгыз. Бу уку елы һәркемгә бары тик яхшы хис-кичерешләр, зур уңышлар, яхшы кәеф һәм шатлык алып килсен. Кадерле әти-әниләр, сезгә сабырлык, нык сәламәтлек, иминлек һәм балалар белән матур мөнәсәбәтләр телим.

Ә хөрмәтле укытучыларыбызга тырыш укучылар, мораль тотрыклылык, сәламәтлек һәм оптимизм телисе килә. Сез буыннан-буынга күчеп килә торган белемнәрне саклаучылар. Хезмәтегез кадерле һәм хөрмәтле булсын. Сезнең һәрберегезгә иминлек юлдаш булсын.

Хәерле сәгатьтә!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International