Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы оешу көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм безгә республиканың бай һәм данлыклы мирасын искә алу өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Татарстан – күп гасырлык тарих һәм хәзерге заман энергиясен берләштергән гаҗәеп язмышлы республика. Күз явын алырлык архитектура, бай күпмилләтле мәдәният, искиткеч мәгариф традицияләре, икътисадый һәм социаль иминлек – бөек республика хакына үз белемнәрен һәм көчләрен биргән күп буыннарның хезмәте.
Республика ярдәме белән безнең район да динамик рәвештә үсә: капиталь ремонт буенча зур эш алып барыла, яңа балалар бакчалары һәм спорт мәйданчыклары, спорт объектлары, мәдәният һәм ял парклары төзелә, яңа юллар барлыкка килә һәм башкалар. Болар барысы да безнең балалар, безнең район халкы өчен.
Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете, аяз күк йөзе, киләчәккә ышаныч, барлык планнарыгызның тормышка ашуын, район һәм республиканың чәчәк атуы һәм үсеше хакына хезмәтегездә уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы