"Демография" илкүләм проекты ТР Балтач районының яшь әниләренә ярдәм итә

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 нче елның 9 февралендә кабул ителгән 67 нче номерлы карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлегендә яшәүче 29 яшь тулганчы өченче һәм һәр алдагы баласын алып кайткан әниләргә бер тапкыр 100 000 мең сум акча түли. 

Безнең районда да мондый күркәм, бәхетле гаиләләр бар.

Кичә Балтачта узган бәйрәм чарасында район башлыгы Рами Нотфуллин Балтач бистәсеннән Павлова Дина, Кенәбаш авылыннан Гыйләҗева Инзилә, Карадуган авылыннан Галимова Дилүзәне котлап, сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International