Җирле үзидарә көне белән котлау

2024 елның 21 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле депутатлар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Җирле үзидарә - халыкка иң якын хакимият структурасы. Сезнең белән бергә без муниципаль һәм республика программаларын тормышка ашыру, районның социаль-икътисадый өлкәсен тотрыклы үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хуҗалыкның төрле тармакларында эшне оештыру буенча бурычларны хәл итәбез.

Район тормышында актив катнашучы гражданнар саны елдан-ел арта. Нәкъ менә алар төзекләндерү, юл, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мөһим проблемаларны хәл итәргә булышалар.

Безнең район үсешенә зур өлеш керткән һәм киләчәк буынга бәяләп бетергесез белем биргән җирле үзидарә органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм!

Киләчәктә дә җирле үзидарә органнары - безнең халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырту өчен ышанычлы нигез булыр дип ышанам.

Җаваплы эшегездә яңа казанышлар, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, озын һәм бәхетле тормыш телим!

Бәйрәм белән, хөрмәтле хезмәттәшләр!

 

 

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International