Кечеызин урта мәктәбендә "Медведев укулары" конференциясе узды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

5 нче март көнне Кече Лызи урта мәктәбендә райондашыбыз,   беренче удмурт трилогиясе   авторы Г.С.Медведевның тууына 120 ел тулуга багышланган «Медведев укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция мәдәни мирасны саклау, туган телләрне үстерү белән кызыксынуны арттыру, үзара аңлашу, татулык, интеллектуаль иҗади эшчәнлек, фәнни-тикшеренү эше күнекмәләрен булдыру, мөстәкыйль рәвештә һәм иҗади фикерли, алынган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен үстерү максатыннан оештырылды.

Конференция эшендә Ижевск шәһәренеӊ удмурт әдәбияты һәм Россия халыклары әдәбияты институты доценты,  педагогика фәннәре кандидаты Арекеева Светлана Тимофеевна, Санкт-Петербург шәһәреннән Г. С. Медведевның оныкчыгы  Варламова Марина Андреевна, Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясеннән Иванова Ольга Владиславовна,  Татарстан Республикасы районнарының гомуми белем бирү оешмаларыннан укытучылар һәм педагоглар катнашты.

«Сәнгатьле уку», «Якташым эзләре буенча» (туган якны өйрәнү: гореф-гадәтләр, йолалар, Россия халыклары гореф-гадәтләре), «Балаларның театр осталыгы» (Г.С.Медведев әсәрләре буенча инсценировкалар), «Педагогик осталык» (якташ язучыларның иҗаты һәм әсәрләре буенча дәрес һәм дәрестән тыш чаралар) секцияләрендә эш оештырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International