Татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучылары семинары

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

20 февраль көнне   Куныр урта гомуми белем мәктәбендә  “Туган (татар)  тел һәм тарих дәресләрендә  укучыларның функциональ,  финанс  грамоталылыкларын үстерү” темасына  район семинары булып узды. Чарада Балтач  муниципаль районы     мәктәпләренеӊ   татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучылары катнашты.

Семинар 21 нче февраль  - Халыкара туган телләр көненә  багышланган “Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа” дип аталган әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Семинарда катнашучылар игътибарына Куныр урта гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары Саттарова Әнисә  Рәфыйк кызы,  Зиннәтуллина Гөлнара Ханнан кызы, тарих укытучысы Мөсәгыйтова Гөлниса Рамил кызы тарафыннан ачык дәресләр, 2024 нче Гаилә елы уңаеннан “Батыр биргән төбәк” дип аталган кичә тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International