Балтач муниципаль район башлыгының Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлавы

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм!

1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты,гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды.

Россия Конституциясе тулаем җәмгыятькә һәм шул ук вакытта илебезнең һәр гражданына адресланган.

Милләтебез, динебез, яшәгән җиребез, җәмгыятьтә тоткан урыныбыз, яшь аермасы төрле булса да Төп Законны хөрмәт итү, аның нормаларын үтәү - безнең бурыч. Илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, төбәкнең уңышына бәйле.

Бәйрәм белән котлап һәркемгә сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм Ватаныбыз, районыбызның үсеше хакына игелекле хезмәттә уңышлар телим!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International