Хезмәтне саклау турында

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координация советы тарафыннан  (алга таба – Координация советы) районның “Сорнай” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы формированиесендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую вакытында куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү буенча урынга чыгып тикшерүләр үткәрелде. Кон кадагы булып авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую вакытында куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүне, язгы-кыр эшләренә әзерлек   барышын тикшеру торды. Урынга чыгып тикшерү барышында авыл хуҗалыгы формированиеләренә хезмәтне саклау, эш шартлары булдыру һәм куркынычсызлык таләпләрен тайпылышсыз үтәлергә тиешлеге турында әйтелде.

Координация советы хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мөһимлеге турында кабат искә төшерә. Бу өлкәдә законнарны үтәмәү җинаять җаваплылыгына тартуга кадәр җитеп, җәза бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International