«Демография» милли проектының тормышка ашыру максатыннан 65 яшьтән өлкәнрәкләр медицина тикшерү үтәләр

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзәк район хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина тикшерүе үтү өчен дәвам итәләр.

Район үзәк хастаханәсендә, Чепья, Кариле, Яңгул амбулаторияләрендә график буенча көн саен авыл торак пунктларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар медицина тикшерүе уза.

Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре сәфәр алдыннан пенсионерларны гомуми тикшерү һәм сораштыру үткәрәләр, кан басымын үлчиләр. Район хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнарны табиб-терапевтлар кабул итә.

Өлкән яшьтәге гражданнар район үзәк хастаханәсенә алып барганнары өчен рәхмәт белдерәләр. «Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучы Кәримова Минзифа хастаханәсенгә алып баруда  ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә. Олы яшьтәге Минзифа апа шикәр диабеты белән авырый, аңа өйдә йөрергә   бик авыр.  Ул үзе район хастаханәсенә барып җитә алмый. Шуңа күрә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру өчен медицина оешмасына китерү буенча «Өлкән буын» Федераль проекты аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын бик җиңеләйтә.

Бүгенге көндә проектта 1239 өлкәннәр катнашкан. Ведомствоара эш дәвам итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International