2023-2024 уку елына мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын кабул итү башланды

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

2023-2024 уку елына мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын кабул итү башланды. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәгариф оешмаларын 2023-2024 уку елына кабул итү турында» Балтач район башкарма комитетының 23.06.2023 ел, №112 боерыгы нигезендә, «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУНЫҢ 2023 елның 26 июнендәге 454 номерлы боерыгы белән мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын кабул итү буенча ведомствоара комиссия эшли башлады.

Комиссия составына Балтач районы хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, күзәтчелек органнары хезмәткәрләре керә. Бүген 2 августта Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф. Гайнетдинов, «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы Р. к. Мөхәрләмов, «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ методисты Г. Ф. Нуриева составындагы ведомствоара комиссия Пижмара, Күгәрчен авыл җирлекләре территориясендә белем бирү учреждениеләренең әзерлеген бәяләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International