Балтач районында сыйфат комиссияләре төзелде

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Район хуҗалыкларында 2022 елгы урып-җыю, көзге кыр эшләре чорындагы комплекслы эшләрне оештыруда оешканлык, сыйфат һәм контрольне тәэмин итү максатыннан, район башлыгы махсус карар кабул итте.

Әлеге җаваплы эшләрнең барысын оптималь срокта башкаруны күздә тоткан бу карарда районда бу чорда ике сыйфат комиссиясе төзелү хәбәр ителә. Комиссияләр түбәндәге составтан тора.

Беренче комиссия:
ЗӘКИЕВ В.М. – “Хезмәт” газетасы редакциясе җитәкчесе, комиссия рәисе;
ГАЛИМОВ И.Ф. – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы;
ГЫЙМАДИЕВА И.И. – “Кайтаваз” радиосы хәбәрчесе;
ГАБДРАХМАНОВ М.Р. – дәүләт техник күзәтү инспекциясенең Балтач районы буенча җитәкчесе;
САБИРОВА Г.З. – ФЭОның өлкән белгече;
ТАҖЕТДИНОВ Р.Ә. – Балтач районының  иҗтимагый Совет рәисе;
АБДУЛЛИН Р.Г. – ветераннар советы рәисе.

Икенче комиссия:
НӘБИУЛЛИН Ф.Р. – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе;
ШӘРИФУЛЛИНА Г.И. – җитештерү бүлегенең өлкән белгече;
ГАЗИЗУЛЛИНА Г.И. – “Хезмәт” газетасының бүлек мөхәррире;
МАННАПОВА Г.С. – “Кайтаваз” радиосы директоры;
НУРИЕВ Р.М. – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты;
НОГМАНОВ Р.М. – Татарстан буенча “Россельхозцентр”ның райондагы бүлек җитәкчесе.

 

Информация: Ссылка

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International