Балтач муниципаль районы башлыгының җирле үзидарә органнары көне белән котлавы

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле депутатлар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәт ветераннары!

 

Сезне Дәүләт бәйрәме - Җирле үзидарә көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Эш дәверендә муниципаль хакимият үзенең нәтиҗәлелеген, һөнәри осталыгын һәм районның үсешен тәэмин итә алуын исбатлады.

Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы. Сезнең белән бергә без муниципаль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, районның социаль-икътисадый өлкәсен тотрыклы үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хуҗалыкның төрле тармакларында эшне оештыру: торак пунктларны төзекләндерү, җәмәгать тәртибен саклау, халыкны коммуналь хезмәтләр һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү буенча бурычларны хәл итәбез.

Бүген безнең тармакта 135 хезмәткәр эшли. Аларга авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр һәм башка хезмәткәрләр керә. Район тормышында актив катнашучы гражданнар саны елдан-ел арта. Нәкъ менә алар төзекләндерү, юл, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мөһим проблемаларны хәл итәргә булышалар.

Көндәлек хезмәтегез, аңлавыгыз һәм ярдәмегез, битараф булмавыгыз, туган ягыбызны матур, төзек һәм аның халкы һәм кунаклары өчен уңайлы итеп күрергә омтылуыгыз өчен Сезгә рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез.

Безнең район үсешенә зур өлеш керткән һәм киләчәк буынга бәяләп бетергесез белем биргән җирле үзидарә органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм! Сезнең нәтиҗәле эшегез, тәҗрибәгез, инициативагыз, мөһим карарлар кабул итә белүегез нәтиҗәсендә республика һәм район җирле үзидарә органнары үсә.

Киләчәктә дә җирле үзидарә органнары - безнең халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырту өчен ышанычлы нигез булыр дип ышанам.

Җаваплы эшегездә яңа казанышлар, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, озын һәм бәхетле тормыш телим!

Бәйрәм белән, хөрмәтле хезмәттәшләр!

 

 

Балтач муниципаль районы Башлыгы                               Р. Р. Нотфуллин

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International