7 апрель көнне районыбызның хөрмәтле шагыйрәсе Фәридә Шакированың юбилее кичәсе узды

2022 елның 8 апреле, җомга

Гадәттә  шәхесләр табигатьтән, тирә-як биргән гүзәллекләрдән ләззәт алып кына калмыйлар, үзләре дә матурлык тудырырга омтылалар. Фәридә Шакирова әнә шундыйлардан. Язучы, олы мәгънәгә ия иҗатының гадилеге, тормышчанлыгы белән дә аерылып тора. Ул юк нәрсәләрне катлауландырып, ясалма образлар уйлап табучы түгел, киресенчә катлаулыны үтемле, аңлаешлы итеп бирүгә өстенлек бирә.

7 апрель көнне, районыбызның хөрмәтле шагыйрәсе, республика күләмендә танылган журналист Фәридә Шакированың юбилее уңаеннан Үзәк китапханәнең уку залында “Шигъри мәрҗән” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Бирегә юбилярның иҗатын зурлап һәм юбилее белән тәбрик итәргә якын дуслары, шигърият сөючеләр җыйналды. Мәдәният һәм әдәбият өлкәсендә фидәкарь хезмәте өчен Фәридә Шакировага Ногаев Камил Әсгать улы  Татарстан Республикасының дәүләт советы рәисеннән рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International