“Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубында “Үзеңне сакла” дип аталган тренинг узды

2022 елның 8 апреле, җомга

7 апрель көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубында “Үзеңне сакла” дип аталган тренинг узды. Ул яшүсмерләр арасында хокук һәм тәртип бозуларны булдырмау һәм Интернет челтәрендәге куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде. Клубның педагог-организаторы Разыкова И.С. катнашучыларга төрле сораулар һәм биремнәр тәкъдим итте. Яшүсмерләр бер-берсе белән аралашты, темага карата үз фикерләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International