2022 нчы елның 5 апрелендә Балтач район башкарма комитетының хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советының чираттагы утырышы булып узды.
Көн тәртибе буенча Бөтендонья хезмәтне саклау көнен уздыруга багышланган чаралар турында, Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” дип исемләнгәнгән конкурс уздыру турында, хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларның үтәлешенә планлы тикшерүләр үткәрү турында сораулар каралды.