Балтач район башкарма комитетының хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы Балтач районында төзелеш һәм ремонт эшләре бара торган корылмаларда хезмәтне саклау буенча законнар таләпләрен үтәү максатыннан күчмә тикшерүләр үткәрде. Координация советы әгъзалары эш алып бару һәм объектларда хезмәтне саклау чараларын оештыру белән таныштылар. Төзелеш оешмалары җитәкчеләренә хезмәтне саклау буенча чараларны тиешле дәрәҗәдә үтәргә, билгеләнгән таләпләргә туры китереп башкарырга күрсәтмә бирелде.