2022 елның 1 мартында «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарихи хәтерне саклау өлкәсендәге волонтерларның халыкара онлайн-мәктәбенә теркәүне башлап җибәрде.
Патриотик тәрбия өлкәсе экспертлары, иреклеләр, профессиональ тарихчылар һәм медиаөлкә вәкилләре онлайн режимда волонтерларга иреклеләр командасының эшен ничек оештырырга, истәлекле чаралар үткәрергә, ветераннарга ярдәм итәргә, медиакиңлектә тарихның фальсификациясенә каршы торырга һәм башка бик күп нәрсәләр сөйләячәк.
Алган белемнәрне онлайн-мәктәптә катнашучылар практикада ныгытачак. Проект чараларында катнашырга онлайн режимда мөмкин булачак, ә теркәлергә һәм барлык кирәкле мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.
Мәктәп турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге рәсми сайтта танышырга була: https://volontery-school.com/.
Мәктәптә укуга теркәлү түбәндәге сылтама буенча гамәлгә ашырыла: https://волонтерыпобеды.рф/lk/mgr/events/id/11020